Безнең өчен чит солдат юк!
Урсай авылы халкы махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм оештыру юнәлешендә колачлы эшчәнлек алып бара.
Махсус хәрби операция башлангач, бик күп ир-егетләр кулларына корал алып, илне сакларга китсә, тыл аларга ярдәм итүдә берләште. Бүген инде фронтка никадәр гуманитар йөк озатылганын һәм андагы якташларга нинди ярдәм күрсәтелүен санап чыгу да мөмкин түгел, чөнки районыбызда яшәүче һәркем аңа үз өлешен кертергә тырыша. Һәр авылда диярлек волонтерлар штабы эшләп килә, аларның барысын да Җиңүне якынайту теләге берләштерә. Әлеге игелекле эшне районда иң беренчеләрдән булып Урсай авылы халкы башлап җибәрде дисәк, һич ялган булмас. Төн чыкканчы 140 өчпочмак пешереп, таң белән аларны Казанда хәрби әзерлек узган якташларыбызга илтеп җиткерүчеләр, тарма-тарма токмач кисүчеләр, солдатларга хат язу акциясен оештырып җибәрүчеләрдә алар!
Яхшы кешегә генә кеше дә тартыла. Авылның күзе дә, колагы да булган ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова бүген өлкән буынны гына түгел, яшьләрне дә үз артыннан ияртә алган, күпләр өчен үрнәк булып торган көчле рухлы, зур оештыру сәләтенә ия булган кешеләрнең берсе. “Рузилә апа тотынса, бер эшне дә булдырмый калганы юк, безгә идеяне биреп кенә тора. Үзе дә тик тормый, безне дә тик тотмый, рәхмәт аңа”, – ди мәчеттә токмач кисүче Рәисә апа Мостафина, әлеге эшнең башында кем торганлыгына ишарәләп.
Без килгәндә Урсай авылы мәдәният йортының бер ягында дистәләгән ханым маскировка челтәре үрә иде. Улы, кияве, оныгы да бүген ил сагында баскан Фирдәүсә Ихсанова да барлык эшләрнең уртасында кайный. “Гомумән, безнең өчен чит солдатлар юк. Безгә һәр егет якын, кадерле һәм аларга ярдәм итеп, уртак Җиңүне якынайту төп максатыбыз булып тора”, – ди ул.
Икенче бүлмәдә бер төркем апалар егетләргә хуш исле үләннәр кушып ясалган чәйләрне кечкенә пакетларга тутыра. Алар арасында улы махсус хәрби операциядә булган Лимуза Нәҗметдинова да бар. Шунда ук икенче берәүләр “коры душ” ясаса, калганнар беләзек үрә, озак итеп яна торган шырпылар ясый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов авыл уңганнары белән очрашуда: “Бүген махсус хәрби операция кагылмаган гаиләләр булса да сирәктер. Кемнеңдер улы, кемнеңдер ире, туганнары, дуслары илебез иминлеге өчен көрәштә. Егетләрнең барысы да исән-имин булып, туган якларына кайтсын дип телибез, без исә менә шулай кулыбыздан килгәнчә Җиңүне якынайтуыгыз белән горурланабыз. Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ярдәм итү, кирәк әйберләр белән тәэмин итү – безнең төп бурычыбыз шушы, нинди генә ярдәм кирәк булса да, район хакимияте сезнең үтенечне тыңларга һәрвакыт әзер”, – диде.
Ленар Хөснуллин бүгенге көндә штурмлау бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Махсус хәрби операция зонасына ул 2022 елда мобилизация буенча китә. “Мин армия хезмәтен Алтай краенда артиллерист булып үттем, хәрби машина командиры идем. Өлешчә мобилизация башлангач ук повестка килер дип уйлаган идем. Шуңа аны кулга тоттыргач, бер дә аптырамадым, качып калырга дигән уй башта да булмады, ил чакыра – аңа ярдәм итик. Сез бүген бәяләп бетергесез эш башкарасыз, рәхмәт. Ә инде авылыгызда Рузилә апа кебек актив, бөтен кеше өчен янып-көеп йөргән кеше булу – үзе бер бәхет”, – диде.
Авыл мәчетендә токмач кисүче апаларның да теләге бер: “Илгә килгән авырлыкны бергәләп күтәрсәк – җиңеп чыгарбыз. Тизрәк сугыш тәмамлансын һәм ир-егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын”, – диләр алар. Монда кискән токмачның очы-кырые юк! Әлбәттә, шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да дәртләнебрәк эшлиләр.
“Кулдан киселгән токмачларны, коры ашларны алган якташларыбызның ничек сөенгәнен күрсәгез! – дип район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева апаларга егетләрдән килгән хәбәрне тыңлата. – “Әниемнең тәмле ашларын ашаган кебек булдым...” Әлеге сүзләрдән соң өстәл тирәли текүзләренә яшь тамчылары эленә. Егетләр төрле үләннәр кушып ясалган чәйне дә башта кулга алып иснибез, аннан туган якисе килә, ә кайнар суга салганнан соң ул бөтен блиндажга тарала”, – ди ул. – “Күз нурларын, йөрәк җылысын һәм изге догаларыбызны да кушып ясалган әйберләр генә шушылай кеше күңелен җылыта ала торгандыр. Җиңүгә өлеш кертүегез, солдатларны шатландырып торганыгыз өчен рәхмәт сезгә”.
Олылардан мәктәп укучылары да калышмый: хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, егетләребезгә җылы эчтәлекле хатлар язалар.
Очрашу барышында ветеран укытучы, авылның хөрмәтле кешесе, олыларыбызның зур хөрмәтенә лаек булган Рузилә Зариповага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Ару-талуны белмәгән “хезмәттәшен” район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова да тәбрикләп, бүләк тапшырды.
“Без бергәләп эшләгәндә генә бөтен кыенлыкларны җиңеп, барырга!” – ди Ленар. Курку белмәс якташыбызга фронтта “Баба-яга” дронын “бәреп” төшергән өчен кыскавакытлы ял бирелгән. “Туган як, әти-әни, улымны чиксез сагынам. Сагынуны берни белән дә басып булмый. Посылкалар, укучылардан хатлар алабыз, туган җиреңнән хәбәр алу бик күңелле, әлбәттә”, – ди хәрби егет. Ул шулай ук даими гуманитар ярдәм җибәреп торганнары, ярдәмнән ташламаулары өчен егетләр район башлыгына, барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тынычлык булсын, гаиләләр имин яшәсен дип, бүгенге көндә батырлык өлгеләре күрсәткән Ленар Хөснуллин туган илебезнең чын патриоты. Шундый көчле рухлы, батыр йөрәкле улларына таяна, ышана илебез. Җиңү фронтта батырлык күрсәтүне генә түгел, ә шушында – тылда фидакарь хезмәтне дә таләп итә. Шуңа һәркемнең үз урынында илнең иминлеге өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешлеген без бик яхшы аңлыйбыз.
Авылдашлар да, нинди генә мөрәҗәгать белән чыксаң да, “Апа, эшлибез!” – дип торалар. “Мондый чорда нинди күңел белән өйдә утырмак кирәк?! Ир-егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын. Тынычлык урнашсын. Ә без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышырбыз”, – ди Рузилә апа үзе.
Урсай авылыннан бүгенге көндә СВОда алты кеше хезмәт итә. “Җирлегебезгә кергәндә, авылда да бик игелекле, ярдәмчел халык яши безнең. Егетләребезгә кирәкле әйберләрен алу өчен акчасын да җыялар, волонтерлык эшендә дә актив катнашалар”, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗанова.
Әйе, урсайлыларның фидакарь хезмәте илебез өчен зур әһәмияткә ия. Аларның ярдәме фронттагы егетләргә көч өсти, Ватанны саклауда ярдәм итә. Иң мөһиме, аларның эшчәнлеге башкаларга да үрнәк булып тора һәм игелекле гамәлләргә рухландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев