Без – җиңүчеләр сафында
Азнакайдагы “Колокольчик” балалар бакчасында “Үлемсез полк” акциясе узган. Бу турыда безгә бакча мөдире Миләүшә Әхмәтгалиева язып җибәрде.
80 ел элек безнең совет халкы Бөек Җиңүгә иреште. 80 ел элек булган вакыйгалар һәрбер гаиләгә кагылды. Безнең бурыч – халыкның батырлыгын мәңге онытмаска! Азнакайдагы 1 нче “Колокольчик” балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы турында хатирәләрне яңарту максатыннан “Үлемсез полк” патриотик акциясе үтте. Балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар бергәләп, сугыш ветераннарының портретларын әзерләделәр. Балалар горурлык һәм хөрмәт белән үзләренең бабаларының портретларын күтәреп, сафта йөрделәр, сугыш чоры җырларын башкардылар. Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Сезнең ярдәмегез белән без батырларга һәм тынычлык өчен көрәшкән һәркемгә дан җырладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев