Бергә-бергә – Җиңү хакына
Азнакай урманчылары махсус хәрби операция зонасына 25 куб. метр такта җибәрде.
Киң күңелле Азнакай халкы инде ничә ел берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли, челтәрләр үрә, ашлар, коры душлар ясый, үләннәр киптерә. Бу әйберләр махсус штабта тупланып, даими рәвештә егетләребезгә озатылып
тора.
Узган атнада районыбыз урманчылары махсус хәрби операция зонасына 25 куб. метр агач әзерләп озаттылар.
– Егетләрдән шундый мөрәҗәгать булгач, коллектив бик теләп ярдәм итәргә алынды. Такта, бруслар 430 нчы полк егетләренә җибәрелде. Материаллар блиндажлар төзүгә тотылачак, – ди Азнакай урманчылыгы җитәкчесе Эдуард Чикуров.
Урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең бу беренче генә ярдәм итүләре түгел. Коллектив гуманитар ярдәм җыюдан да беркайчан читтә калмый. Алар җибәргән генератор, пычкы, төзелеш материалларының, шәхси кирәк-яракларның исәбе-хисабы юк. Ә машиналарны сугышчыларга Эдуард Чикуров берничә тапкыр үзе үк илтеп тапшырды.
– Махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеге өчен җанын-тәнен аямый көрәшүче каһарманнар арасында хезмәттәшбез Ленар да бар. Аның белән гел элемтәдә торабыз, сораган әйберләрне һәрчак әзерлибез, мотоцикл да, генераторлар да җибәрдек. Районнан гумконвой
киткәндә шәхси посылкалар да салабыз. Егетләр сугыш кырында безнең иминлекне саклый, ә без аларга әнә шулай кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырга тырышабыз. Берүк исән-сау гына булсыннар, – ди Эдуард Васильевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев