Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Батыр рухы яши күңелләрдә

Урсай авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашыбыз – Кыямов Радик Галимулла улы истәлегенә кул көрәше – армрестлинг буенча ярышлар үткәрелде.

Радик Галимулла улы 1968 елның 12 апрелендә Казахстан Республикасының Актүбә шәһәрендә туа. 1984-1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Әфган сугышында катнаша, машина йөртүче була.

Аннан кайткач өйләнә, ике улы дөньяга килә. 2001 елда Радик Урсай авылына – әнисе Нурания янына кайтып төпләнә. Азнакай шәһәрендә электр челтәрләре системасында, вахта ысулы белән Себердә эшли. Соңгы елларда авылда төрле эшләр башкарды.

2023 елның 5 декабрендә ул контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киттте. Яраланып, госпитальгә эләгә. Озак вакыт авылдашыбыздан хәбәр булмады. Чираттагы каты бәрелеш вакытында батырларча һәлак булган авылдашыбыз бары тик 2024 елның 16 ноябрендә Урсай авылына алып кайтып җирләнде.

Егетләребез арабыздан китсәләр дә, аларның батырлыклары онытылмый, аларның даны мәңгелек. Авылыбызда уздырылган кул көрәше буенча ярыш – моның ачык мисалы. Чарада мәктәп укучыларының катнашуы – зур патриотик тәрбиягә ия.

Ярышта катнашучыларга әнисе Нурания, авыл җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗанова тарафыннан алынган бүләкләр дә бик саллы иде. Чәй табыны артында авылдашлар, туганнары, күршеләре Радик белән бәйле хатирәләр белән уртаклаштылар. Истәлекле чара мәдәният
хезмәтчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

Ә ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, ир-атлар арасында армрестлингта иң көчлесе булып Рүзәл Абдуллин танылды.

Данил Леонтьев – икенче, Ленар Ихсанов өченче урынны алды. Хатын-кызлар арасында да бәйге “кызу” барды. Нәтиҗәдә, Алина Корбыева җиңүче булды. Айгөл Моратова икенче урынны яулады. Алсу Галиуллина өчлекне япты.

Рузилә Зарипова, Урсай авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев