Азнакайда Бөек Җиңү бәйрәме традиция буенча Мәңгелек ут янган Җиңү мәйданыннан башланып китте
Азнакай иртәдән үк бәйрәм рухында: шәһәр урамнарында патриотик җырлар яңгырый. Бәйрәмчә киенгән, күкрәкләренә орден-медальләрен таккан ветераннар, балалар, яшьләр, әлкәннәр Җиңү мәйданына агыла.
Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны, килгән кунакларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады. Ул үз чыгышында Җиңү бүләк иткән каһарманнарыбызга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, бүгенге көндә ил сагында торган, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә олы рәхмәтен белдерде. Аның котлаулары, изге теләкләренә район хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов кушылды. Сугыш каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салдылар. Арабыздан киткән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм Җиңү паркында дәвам итте.
См. фото ниже в галерее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев