Азнакайда 14 яшен тутырган егет һәм кызларга паспорт тапшырылды.
Бүген Азнакайның Тау яшьләр үзәгендә 17 яшүсмергә паспорт тапшыру чарасы булды.
Паспорт — ул шәхесне раслаучы төп документ. Паспортлы булу һәркемдә горурлык хисләре уята. Шәһәребезнең Тау яшьләр үзәге залында узган тантаналы чарага яшүсмерләр белән бергә аларның әти-әниләре, әби-бабалары да килгән.
Барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Роза Галеева мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән, шәхсән үз исеменнән яшь гражданнарны истәлекле көн белән тәбрик итте. «Үзегезнең туган җирегезне, әти-әниегезне яратыгыз, яхшы укыгыз. Мин сезгә бәхетле киләчәк, аяз күк йөзе, тынычлык телим» — диде Роза Алмас кызы.
Паспорт тапшыру тантанасында Миграция мәсьәләсе буенча бүлек начальнигы, полиция майоры Гүзәл Гәрәева, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге рәисе, район башлыгы ярдәмчесе Розалина Гобәйдуллина да катнашты.
Балаларның шатлыгын әти-әниләр дә уртаклашты. «Бүген матур көн-безнең кызыбыз паспорт алды. Без аны котлыйбыз. Бәхетле, тәүфыйклы булсын» - диләр шәһәрнең 8нче мәктәбе укучысы Камилә Шакированың әти-әниләре Радик һәм Флера Шакировлар. Камилә 5ле билгеләренә генә укый, сәнгать мәктәбенә дә йөри, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаша.
Чарада катнашучылар алдында котлау сүзе белән Полковниклар клубы рәисе Роберт Хәмидуллин да чыгыш ясады. Ул яшьләргә илебезнең ышанычлы гражданнары булып үсүләрен теләде һәм киләчәктә һөнәр сайлаганда, эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбенә укырга керү турында уйларга тәкъдим итте.
Россия Федерациясенең яшь гражданнарына «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә тапшырылды.
Видео Ильмиры Шарифуллиной
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев