Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакай шәһәрендә Җиңү көне тантана итә

Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган бәйрәмнең төп өлеше «Юбилейный» стадионында үтте.

Стадионга беренчеләрдән булып хәрби машиналарда сугыш чоры балалары, тыл фидакарьләре, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз, район җитәкчеләре керделәр.  

Бәйрәм районыбыз үзешчәннәре, балалар катнашында театральләштерелгән күренешләр белән башланып китте. Анда сугыш һәм аннан соңгы елларның барлык ачысы, михнәте чагылды. 

– Районыбыздан фронтка киткән 16 мең азнакайлының нибары яртысы гына туган якларга әйләнеп кайта алган. Без Җиңү солдатлары, фронт өчен дип армый-талмый тылда хезмәт куйган апа-абыйлар, ул елларның бар михнәтен күргән-кичергән сугыш чоры балалары алдында барыбыз да олы бурычлы. Аларның ватанпәрвәрлек хисе белән тәрбияләнгән якташларыбыз бүген илебез иреген Украинада барган махсус хәрби операциядә яклый. Аларның тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин, тантананы ачып. 

Азнакайлыларны, кунакларны котлап, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов барысына изге теләкләрен юлладылар. 

Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган әлеге зур тантанада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз да катнашты. Алар исеменнән Ирек Хәмидуллин чыгыш ясап, һәрдаим ярдәмнәре өчен район җитәкчелеге һәм барлык Азнакай халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм үзешчәннәребез һәм балалар коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. 

Кичке якта  азнакайлыларны Татарстан Республикасының атказанган артисты Иркә һәм Әлмәт шәһәре кунагы, җырчы Алексей Волков, районыбызның үзешчән сәнгать осталары катнашында бәйрәм концерты көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев