Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә гуманитар йөкне илтте
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы эшлекле сәфәрен кылды. Муниципалитет җитәкчесе якташларыбызга шәхсән үзе 94 нче 10 тоннадан артык булган гуманитар ярдәм партиясен алып илтте.
Хәрби хезмәткәрләрнең үзләре таләбе буенча формалашкан йөк составына азык-төлек һәм җылы әйберләрнең стандарт җыелмалары гына кермәгән. Сугышчылар хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле инструментлар, төзелеш материаллары, квадроцикл, шулай ук кирәк-яраклар да алдылар. Һәм, әлбәттә, медикаментлар, гигиена чаралары, маскировка челтәрләре... Ә солдатларның иң көтеп алганы: якташларының җылы сүзләр белән язылган хатлары.
Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядәге якташларыбыз белән очрашып, тормыш-көнкүреш шартлары белән танышып, хәл-әхвәлләрен белешеп, йөкне үз куллары белән тапшырып кайтты. Һәм инде, әлбәттә, барлык азнакайлылар исеменнән батыр ир-егетләребезгә олы рәхмәт сүзләрен тапшырды.
Чираттагы җибәрелгән гуманитар йөк — фронттагыларның ныклы тылы булуына тагын бер дәлил. Тылдагы якташлары аларны ташламыйлар, хөрмәт итәләр, яраталар, көтәләр һәм моны сүздә генә түгел, ә бәлки эшләре белән дә исбатлыйлар.
"Гуманитар йөкне хәзерләүдә ныклы ярдәм күрсәткән районыбыз халкына, оешма-предприятие җитәкчеләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Бу ярдәм — фронттагы каһарманнарыбызның туган ягында ныклы яклаучысы, тылы булуына ныклы дәлил, — ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Гуманитар ярдәм — ул азык-төлек һәм кирәк-яраклар гына түгел, ә бәлки Һәр әйбер артында кемнеңдер йөрәк җылысы, кайгыртучанлыгы, әниләребезнең догасы. Бөтен район буенча гуманитар ярдәм җыю нокталары эшли, анда кешеләр әйберләр, продуктлар, дарулар китерә. Кечкенәме ул. зурмы, һәрбер ярдәм бик тә мөһим, бәһасез.
Фото: Официальное Азнакаево
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев