Геройлар янәшәдә
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан якташыбыз Кабан позывнойлы егет белән очрашты.
Кабан 2023 елда ук контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.
“Мин ике дә уйлап тормыйча анда китәргә әзерләндем. Үзалдыма: “Мин анда барырга, илемне сакларга тиеш”, – дигән бурыч куйдым. Хәрби комиссариатта сәламәтлегем сәбәпле бик алырга тормасалар да. Һаман саен килә тордым, андагыларны тәмам аптыратып бетердем”. – дип искә ала Кабан.
Ул шулкадәр тыныч, йөзендә нур балкый. Әйтерсең лә, “дрон”,”мина”, “атыш” ... аның өчен бөтенләй дә ят сүзләр. Бу хакта искә дә алмый. Сүз дә куертмый. Шулай булмыйча, янәшәсендә сөйгән яры, кәләше Сөмбеле бар бит. Иртәгә никахларын теркәп, туй буласы. Мәхәббәт тарихы турында сорашкач, болайрак сөйләде шаян егет:
“Лаеклы ялга кайткан идем. Утырам шулай телефон актарып. Берчак бик чибәр бер кыз килеп чыкты. Язышып киттек, очрашырга сүз куештык. Әмма, очрашып булмады, махсус хәрби операция зонасына китеп бардым”.
Әмма ике арада мәхәббәт уты кабынган була. Икенче ялына кайткач, очрашалар алар. Ныклап танышалар. Һәм менә ялга кайтуының монысында язылышалар. Егетнең дә яше бара бит, шактый акыл утырткан. Гаилә бәхете телик аларга!
Очрашу барышында Марсель Шәйдуллин яңа тормыш коручы парны да тәбрикләде, хәрбигә рәхмәт сүзләрен җиткерде:
«Сез бүген барлык район халкы өчен үрнәк булып торасыз. Исән-сау булып, тизрәк туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын. Ә без, үз чиратыбызда, сезгә кирәкле барлык ярдәмне дә күрсәтергә әзер», – диде ул.
Очрашу ахырында Марсель Шәйдуллин якташыбызга истәлек бүләге тапшырды.
Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән даими элемтәдә тора. Мондый очрашулар Азнакай районында матур традициягә әверелгән. Районда хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү, аларның социаль хәлен яхшырту буенча даими эш алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!