Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус операция зонасыннан ялга кайтучы якташларыбыз белән очрашты.

Егетләрнең берсе контракт буенча киткән, икенчесе көз көне мобилизацияләнгән булган.

Район башлыгы үзенең мөрәҗәгатен бүгенге көндә илебез сагында торып, аның иминлеген яклаган батыр солдатларга рәхмәт сүзен җиткерүдән башлады.

– Иң беренче чиратта, шундый батыр, патриот, курку белмәс егетләр үстергәннәре өчен әти-әниләрегезгә рәхмәт! Сез күпләр өчен үрнәк. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Үзегезне саклагыз, барыгызга да исән-сау булып, тизрәк туган якларга әйләнеп кайтырга язсын. Хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Бер генә мөрәҗәгатьне дә кире каккан юк, әле бүгенге көндә дә, егетләребезгә җибәрү өчен гуманитар ярдәм туплыйбыз, – диде Марсель Шәйдуллин.

Очрашуда җирле депутатлар, предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Алар шулай ук хәрбиләр һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗлары турында сораштылар.

– Гуманитар ярдәм вакытында килеп тора, ашау да яхшы, кием-салымы да, башкасы да җитәрлек, – ди егетләр.

Эчтән генә уйлансалар да, йөзләреннән елмаю китми үзләренең.

 – Без күбрәк елмайган саен, дошманнарның рухы ныграк сына, – ди алар беравыздан. 

Истәлекле очрашуда егетләребезнең якыннары – әниләре, балалары да бар иде.

– Улым кечкенәдән үзен генә түгел, башкаларны да яклаучы, саклаучы, үз иленең, районыбызның чын патриоты булып үсте. Мобилизация башлану белән, “Повестка килсә, берсүзсез барам”, – диде. Әле менә ялга кайтканда сугыш кырыннан Танчик кушаматлы песи алып кайткан. Үзе сырхауханәгә тикшеренергә барыр урынга,  шуны ветеринарга дәваларга алып барды. Улым белән бик горурланам, – ди Гөлфирә ханым.

Очрашу ахырында Марсель Шәйдуллин хәрбиләргә истәлек бүләкләре – сәгатьләр тапшырды.

Сүз уңаеннан, районнан контракт буенча махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә китәргә теләүчеләр шәһәребездәге хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев