Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Әтиләр – батырлык үрнәге

Районның “Тау” яшьләр үзәгендә “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды, “Бердәм Россия” партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган. Экспозиция илебезне саклап һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре портретларын берләштерә. Анда безнең районнан да әтиләрнең батыр уллары белән фотосурәтләре урнаштырылган.

Кәргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, герой егетләрнең әти-әниләре, якыннары, укучылар һәм башкалар катнаштылар.

– Шундый батыр ир-егетләр тәрбияләп үстергән әти-әниләргә, аларның тормыш иптәшләренә бик зур рәхмәт. Бүгенгесе көндә районда махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләребезнең гаиләләренә аерым игьтибар бирелә. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча башкарасы эшләребез шактый. Безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган геройлар онытылырга тиеш түгел. Аларның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! – диде район башлыгы.

Әти кеше – батырлык, ныклык, үрнәге. Бу күргәзмә чын патриотлар, Ватан сакчылары тәрбияләүчеләр хакында сөйли.
– Барлык әти-әниләр исеменнән әлеге күргәзмәне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу традиция алга таба да дәвам итсен! Ә балаларга әйтер сүзем шул: безнең улларыбыздан үрнәк алыгыз! Алар – безнең горурлыгыбыз, – диде, батыр егет Артурның әтисе Әләм Хәнипов.

Патриотизм үрнәге булган батыр егетләребез, аларның әтиләренә багашланган күргәзмәне 13 октябрьгә кадәр теләгән һәркем килеп карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев