Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

92 яшьлек тыл ветераны: “Бик рәхәт тормышта яшибез”

Җиңү көне алдыннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветераннары янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште.

Илбәк авылында туып үскән Кәримә Хәбирова үзен тәбрикләргә килүчеләрне зирәклеге, тыйнаклыгы белән сокландырды.

Сугыш елларында колхозда эшләп чыныккан кыз соңрак бухгалтер һөнәрен үзләштерә һәм гомер буе җаваплы хезмәттә була. Азнакай төзелеш училищесында баш бухгалтер булып эшләгән елларын ул бүген дә җылылык белән искә ала.

Июль аенда аңа 93 яшь тула. Әмма Кәримә апаның күңелендә яшьлек дәрте сүрелмәгән әле, бүген дә район тормышы белән кызыксынып, аның уңышларына шатланып яши.

 – Шәһәребез бик матур, төзек. Шуңа сөенеп туя алмыйбыз, – ди ул. – Мөгаен, Ходай Тәгалә безгә озын гомерне рәхәттә, кадер-хөрмәттә яшәсеннәр дип насыйп иткәндер. Бүгенге көнгә шөкер итеп, якыннарыбыз янәшәсендә, игелек күреп гомер итү – үзе зур нигъмәт. Безгә игътибарлы булган һәркемгә рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч булсын, кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтле булып, рәхәттә яшәсен иде.

– Без илебез азатлыгы өчен көрәшкән, тылда көн дими, төн дими хезмәт куйган бер генә ветеранны да онытырга тиеш түгел. Сезнең һәрберегез батырлык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим, – диде район башлыгы очрашу вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев