Хезмәте белән илһамландыручы
Безнең почтальон
Гүзәл зат-почтальоннарыбыз арасында узган республика бәйгесендә 423331 Азнакай почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Кобычкина «Мисс Вдохновение» – «Илһамландыручы ханым» исеменә лаек булды.
Айгөл Рәис кызы 2014 елдан бирле Азнакай почтамтында эшли.
«Ягез әле, кызлар!» бәйгесендә Айгөл Рәис кызы Азнакай, Әлмәт, Чирмешән һәм Мөслим районнары данын яклады.
«Минем өчен почтальон булу – ул эш урыны гына түгел, ә кешеләргә ярдәм итү һәм аларның тормышын бераз яктырак, җиңелрәк итү ысулы да. Барлык хезмәттәшләремә, дусларыма һәм клиентларыма теләктәшлекләре өчен зур рәхмәт. Бу безнең уртак җиңүебез!» – дип шатлыгы белән уртаклаша «Илһамландыручы ханым» Айгөл Кобычкина.
Бәйгедә Айгөл Кобычкина Сөембикә образында музыкаль иҗат номеры тәкъдим итте:
Җиңүләргә канат куяр Сөембикә-ханбикәбез
(Гөлнара Хафизова сүзләре)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев