Эльза Шәрәфиева – озак еллар хат ташучы булып лаеклы хезмәт куя
Кешеләрне бар күңеле белән яраткан, эшенә җаны белән бирелгән кешеләр сирәк була.
Авылдашыбыз Эльза Шәрәфиева – барыбыз өчен дә үрнәк булган әнә шундый соклангыч кешеләрнең берсе. Ул инде озак еллар Чемодур авылында элемтә бүлеген җитәкли.
Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, барысын да яхшылап аңлатыр, үзенең киңәшләрен бирер. Бик төгәл, гадел, ачык күңелле, тәмле телле кеше ул. Эшендә вакыт белән дә исәпләшми, һәрчак ярдәмгә килергә әзер Эльза Георгиевна.
Газета аша аңа әлеге авыр, җаваплы, шул ук вакытта игелекле дә эшендә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Чемодур авылы халкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев