Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Азнакай хат ташучысы Лилия Романова көнгә 25 чакрым юл үтә

Хат ташучы булып эшләгән Лилия Романованы шәһәрдә яратмаган, үз итмәгән кеше юктыр.

Ачык йөзле, тәмле телле, гади, эчкерсез булганы өчен һәр йортта көтеп алынган кадерле кунак кебек ул. – Отпускага киткән арада да үзебезнең Лилиябезне сагынып көтеп алдык. Ул бик төгәл, бөтен кешегә дә итагатьле. Түләү кәгазьләрен алып китеп, бөтен эшен бетереп китереп бирә, авыр сумкасы белән товарларын да ташый. Киләсе булса, алдан телефоннан искәртеп куя. Газеталарга ташламалы язылу барганын хәбәр итеп, кемнең нинди басма алганын белеп тора. Аны барыбыз да бик яратабыз, хөрмәт итәбез, – ди Октябрьская урамында яшәүче Рәсимә апа Кәлимуллина. Кайбер кеше күңеленә туры килгән эшне бик озак эзли. Ә менә Лилия Романова – чын-чынлап үз урынындагы кеше, гәрчә бу хакта хыялланмаган булса да. 2010 елда алар гаиләләре белән Үзбәкстаннан күчеп кайталар. Башта ул Карамалы мәктәбендә хезмәт куйса, 2016 елдан Азнакайда элемтә бүлегендә хат ташучы булып эшли башлый Лилия Зәки кызы. – Миңа кешеләр белән аралашу ошый. Һөнәрем буенча укытучы булгангадыр, халык белән эшләргә яратам. Кешегә нинди “күз” белән карасаң, сиңа да мөнәсәбәт шундый булачак, – ди алдынгы хезмәткәр. Лилия Романова хезмәт күрсәтүче участокка Иске Азнакай-ның 13 урамы керә. Көн саен ул үзен сагынып көтүчеләргә газета-журналлар, түләү квитанцияләре, пенсия таратырга ашыга, кемнәрнедер хатлар белән сөендерә. Шәһәрнең бу өлешендә гомер итүчеләр вакытлы матбугатны да күпләп алдыралар. Көн саен почтальон 25 чакрым ара үтә. Биш ел эчендә Лилия Романова күпме чакрым юл узган да, кемнәрне генә шатлыклы хәбәрләр белән шатландырмаган! Санап та бетермәле түгел! – Үз эшемне яратып башкаргач, бер кыенлыгы да юк, авырлыклар мине ныгыта гына, – ди ул. Лилия Романованың өлкән улларының инде үз гаиләләре бар. Бүген өч онык әбиләрен сөендереп, үсеп килә. Йөзеннән беркайчан да елмаю китмәгән ханымның тагын бер шатлыгы – кызы Фирүзә. Ул 4 нче лицейда 1 нче сыйныфта белем ала. Буш вакытымны тулысы белән кызыма багышлыйм. Китаплар укырга яратам, бигрәк тә тарихи, детектив романнар күңелемә якын, – ди ул. Хат ташучының сумкасы кич-кә генә бушап кала. Эш көне тәмамланган, барлык хатлар һәм газеталар ияләренә тапшырылган. Иртәгә Лилия Романова янә үзенең сукмагы буйлап атлап, азнакайлыларга бетмәс-төкәнмәс шатлык өләшергә ашыгыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев