Азнакайда почта бүлекчәсе хезмәткәрләре белән очрашу узды
Киңәшмәдә почта эшчәнлеге буенча төрле мәсьәләләр каралды
Чираттагы очрашуда район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, район советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, Әлмәт почтамты җитәкчесе Дмитрий Абдуллин, авыл һәм шәһәр почта бүлекчәләре хат ташучылары катнаштылар.
Азнакай почтамты җитәкчесе Марина Шәрипова почта эшчәнлеге турында сөйләде. Ул шулай ук алда торган проблемаларга да тукталды. Гомумән, әлеге очрашуда матбугатның газета укучыларыбызга үзвакытында таратылуын тәэмин итү, алда торган проблемаларны чишү буенча эшлекле сөйләшү булды.
“Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылуда аеруча зур активлык күрсәткән бер төркем почта хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Тулырак – “Маяк” газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев