Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ

Мин дә әйтим, мин дә языйм әле... 

Безнең редакциягә Хуҗина Лариса апаның хаты килде. 

"Маяк" редакциясе - ул минем икенче өем кебек. Коллектив бердәм, тату, ягымлы, сөйкемле. Елмаеп каршы алалар мин өлкән кешене, әбине. 
Менә шунда зур байлыкка тап булдым бит әле - китапларга. Рухи азык. Китап - белем, гыйлем чишмәсе. Әлектән  үк китап укырга яратам, шигырьләр укыйм. 
Редакцияга кайткан бар китапны да сатып алдым. Сер итеп кенә әйтәм, үзләре очсыз, үзләре күркәм, һәркайда үзең белән йөртергә  була. Менә 14 нчесен  алдым. 
Күпме хәзинә, байлык, ал, укы, сөйлә, аңла, күңелеңә сал, тормышта куллан. Балалар, яшьләр-оныкларыңа укы, аңлат. Үзе бер мәктәп. Бу китапларда аек акыл, тормыш, гыйлем, белем, ачык фикер, яшәеш, әчтәлекләре шундый бай. Язып кына бетерерлек түгел, үзең укырга кирәк. Алардан инсафлылык, әдәплелек, шәфкать-мәрхәмәтлелек, зыялык, затлылык, иман нурлары бөркелә.

Элек шулай кесәгә сыешлы шигырь китаплары чыга иде, хәзер шундый форматта повесть, хикәяләр чыга. 
Әчтәлекләрен сөйләп туймассың. Үзегезгә алып укырга кирәк, чөнки алар уйлаталар, елаталар, кисәтәләр, сокландыралар - геройлары белән бергә яшисең, борчыласың, көеп янасың. Барлык темалар ачык күрсәтелә: тормыш һәм үлем, мәхәббәт-нәфрәт, усаллык- шәфкатьлелек, бер- береңә ярдәм, тугрылык, балалар ны тәрбияләү, гаилә җылысы, яратып- яратылып яшәү - бу темалар бик дөрес, ачык чагылган. 
Ничек бәхетле булырга, бәхетеңне ычкындырмаска. 
Алыгыз, тәмләп укыгыз! Ялгышмассыз! Үрнәк алырсыз! Уйланырсыз! Көеп-янарсыз! "Китап- ул акыл баласы", - дигән бит акыл ияләре Свифт, Вольтер, Горькийлар. Тәртипле, хатасыз, дөрес, матур, ачык итеп сөйләшү, язу, уку өчен китап-журнал- газеталар укыгыз! Хәзер бигрәк тә балалар телефон га текәлеп утыралар. Сәламәтлек, күзләр, аңнар бетә бит, өлкәннәр, әти-әниләр! Уйланыгыз, кешеләр! Соңга калмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев