Һәр үсемлеккә үз урыны кирәк
Быел яз гадәттәгедән дә иртәрәк килер кебек. Язгы бакча эшләренә дә озак калмый. Кайда, нәрсә утыртырга? Ничек утыртсаң, уңыш мул булыр? Әлеге сорауларга биология фәннәре белгече Васил Бикташевның фикерләрен дә тыңлыйк әле.
Язын кайда нинди культуралар утыртасын бакчачы яздан планлаштырып куя. Бер елны бер төрле үскән туфракны икенче үсемлек үз итмәскә мөмкин. Мисал өчен суган бакча санитары буларак туфракны чистарта, тик сарымсак белән килешмиләр. Суган утырткан урынга икенче елны сарымсакны, ә сарымсак үскән җиргә суганны утыртмыйлар. Бәрәңге белән помидор да шулай. Ә менә кыяр белән помидор бик яхшы күршеләр. Моңа кадәр кыяр үскән түтәлдә баклажан, борыч һәм помидор яхшы үсә.
Җиләк түтәлләре тирәли яшел суган, борчак, борыч утырту дөрес була. Барыннан да бигрәк яшелчәләрне 3-4 ел дәвамында элек үскән урынына утыртмый тору хәерлерәк. Чәчү әйләнешен дөрес үтәгәндә көзге уңыш та мулдан булачак, үсемлекләр төрле авыруларга бирешмәячәк. Бер урында еллар дәвамында бер үк яшелчәне утырту туфракта авырулар туплануга, аның ярлылануына китерә. Ел саен язын бакчаның схемасын сызып, кайда нәрсә утыртылачагын язып барсаң, чәчү әйләнешен саклау җиңел була. Чәчү урынын алыштыруны алдан ук уйлау күпме орлык, үсенте кирәклеген чамалау өчен дә әйбәт.
Автор: Васил Бикташев, биология фәннәре белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев