Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачылык

Гортензия – бакча күрке

Бакчада гортензияләрегез шау-чәчәк атсын дисәгез, аларны тукландырырга онытмагыз.

Тәҗрибәле бакчачылар түбәндәге иң очсыз ысуллар тәкъдим итәләр:

1 литр кефирны 5 литр суга салып болгатырга һәм үсемлек төбенә мул итеп сибәргә. Бу гортензияләрне туклылклы матдәләргә баета һәм чирләрдән саклый.

Гортензия ачы туфрак ярата. Шуңа күрә аны лимон кислотасы яки алма серкәсе белән белән тукландыру яхшы. 10 литр суга 100 г алма серкәсе яки 9 литр суга 2 аш кашыгы лимон кислотасы кирәк. Ике-өч атнага бер чәчәк аткан чорда сибәргә.

Марганцовка микробларны һәм җирдәге бактерияләрне зарарсызландыра, тамырларны кислород белән баета. Сыек алсу төстәге эремәне сипкәнче, туфракны гади су белән чылатырга кирәк. Һәр төпкә 10 литр сибәләр.

Шулай ук кипкән икмәк, чүп үләннәрен ваклап суга салырга һәм бер атнага күләгәле урынга куеп ачытырга. Сөзеп, 1:5 исәбеннән су белән кушып, гортензияләрнең төбенә сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев