Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Бакчачылык

Чөгендерне кайчан утыртырга?

Бу сорауга ТР буенча “Россельхозцентр” ФДБУның Азнакай районы бүлек җитәкчесе Маргарита Хәсәншина җавап бирә.

Бакчачылар өчен кызу эш көннәре башланды. Кайсы  яшелчә. Җиләк-җимешне кайчан, ничек утыртырга? Бакчачыларга киңәшләребез шул турыда. Кызыл чөгендердән башлыйк әле. Кызыл чөгендер – өлкәннәр һәм балалар рационында да булырга тиешле бик файдалы тамыразык. Ул витаминнарга, микроэлементларга, йодка, лимон, алма һәм кузгалак кислоталарына бай. Шулай ук чөгендер дәвалау үзлекләренә дә ия: эчәклек эшчәнлеген яхшыртып, эч кату, атеросклероз авыруларын дәвалый. Чөгендердә булган магний организмнан токсиннарны чыгара, бавыр һәм бөерләрне чистарта. Моннан кала, чөгендер аз калорияле азык буларак, артык тазарудан интегүчеләргә дә ярдәм итә.

 

Чөгендер утырту өчен туфрак һәм урын сайлау

Аш чөгендерен үстерү өчен балчыксыл кара туфрак бик яхшылардан санала. Туфракта эреп, таралсын өчен 1 кв. метр җиргә 300 грамм исәбеннән суперфосфат һәм калий сульфатын көздән кертеп калдырырга кирәк.

Алдагы культуралар:

Кызыл аш чөгендере өчен алдагы елларда түбәндәге үсемлекләр утыртылган җир уңайлы:

  • суган,
  • помидор,
  • борыч,
  • бөртеклеләр,
  • кузаклылар,
  • баклажан.
 

Чөгендерне кайчан утыртырга?

Чөгендерне туфрак 6–10 градуска, ә көннәр 15–18 градуска кадәр җылынгач кына утыртырга киңәш ителә.

 

Орлыкларны әзерләү (катлау-катлау)

  1. Тишелешен тикшерү: орлыкларны тозлы суга салыгыз, болгатыгыз, өскә күтәрелгәннәрен алып ташлагыз.
  2. Чыныктыру: берничә сәгать чиратлаштырып салкын һәм кайнар суда тотыгыз.
  3. Зарарсызландыру: сыек марганцовка эремәсендә яки биофунгицидларда («Алирин-Б», «Псевдобактерин-2», «Фитоспорин М») тотыгыз.
  4. Стимуляция: утыртыр алдыннан үстерү стимуляторына чылатып торырга кирәк

Утырту кагыйдәләре

Шарт

Күрсәткеч

Авыр туфракта тирәнлек

3 см

Җиңел туфракта тирәнлек

5 см

Орлык арасы

5 см

Рәт арасы

20 см

Утыртканнан соң, туфрак өстен тыгызларга онытмагыз.


Су сибү һәм туфракны эшкәртү

  • Тишелеп чыккач, 2–3 көнгә бер тапкыр су сибәргә.
  • Туфракны җиңелчә йомшарту белән аралаштырып башкарыгыз.
  • Йомшартуны мүлчәләү белән алыштырырга мөмкин (рәт араларына вакланган коры үлән түшәгез – дымны саклый).

Ашламалар һәм тукландыру

  • Утыртыр алдыннан туфракны бер тапкыр минераль ашламалар белән тукландырырга кирәк – бу җитә.
  • Үсемлекләрнең үсеше начар булганда гына өстәмә тукландырырга мөмкин.
  • Сезонга 2–3 тапкыр чөгендергә тозлы су сибәргә мөмкин (10 литр суга 1 аш калагы тоз).

Мөһим: чөгендер башка тамыразыкларга караганда нитратларны актив туплый. Шуңа табигый ашламалар куллану кулайрак.


Сирәкләү – зур әһәмияткә ия

Сирәкләү берничә тапкыр уздырыла. Үсемлекләр арасы 5 тән 15–20 см га калдырыла.


Уңышны җыю һәм саклау

  • Вакыты: көз көне, салкыннар башланганчы, яфраклары шиңгәч.
  • Җыю ысулы: сак кына берәмләп.
  • Яфраклар: кисмәскә, бары тик шиңгән сабакларны гына алырга.
  • Саклау урыны: коры урында.
  • Саклау температурасы: 2–5 градус җылылыкта.

Кызыл чөгендерне дөрес үстереп, сез әлеге файдалы тамыразыктан мул уңыш алырсыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев