Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачылык

Азнакай бакчачыларына: хризантемаларны кышка әзерлибез

Хризантемалар – көзнең соңгы бизәге дисәң дә була. Алар төрле төсләре белән балкып, җәй матурлыгын искә төшереп утыралар.

Аеруча мультифлора дигән сортын үз итә бакчачылар. Ул шар кебек түгәрәкләнеп, вак чәчәкләр белән каплана. Безнең якларда кышны авыр кичерә, шуңа күрә аны бакчачылар кыраулар алдыннан казып, җылы урынга күчерәләр.

Күчерер алдыннан, тамырга зыян салмыйча, кипкән, черегән ботакларын кисәргә кирәк. Чәчәк аткан чорда чәчәген кисмичә дә күчерергә мөмкин, өйдә ул сезне озак куандырыр. Ә инде чәчәк атып бетергәч, яхшылап кисеп, салкынчарак, күләгәле һәм дымлы урынга урнаштырыгыз. Кояшлы урында калдырсагыз, ул язга көчен югалтачак.

Хризантема артык дымны яратмый, күчергәндә савыт төбенә вак таш, гравий, күмер кебек әйберләрдән дренаж ясагыз. Тамырлары тирәнгә түгел, як-якка үсә, шуңа күрә киң савыт сайлагыз.

Язын көннәр җылыткач (апрель урталары-азакларында) чәчәкне урамга күчереп утыртырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев