“Бәхетне җирдә таптык”: Әгерҗедә егермедән артык төр сыр ясыйлар
Әгерҗе авылында яшәүче Рөстәм һәм Динара Харисовлар гаиләсе хезмәттән ямь табып яши. Алар бүген күпләргә сыйфатлы һәм тәмле сырлар җитештерүчеләр буларак билгеле.
Автор: Таңсылу Саниева,
«Маяк» газетасы архивыннан, «Авылым уңганнары» сәхифәсе.
Әгерҗе авылында яшәүче Рөстәм һәм Динара Харисовлар гаиләсе хезмәттән ямь табып яши. Алар бүген күпләргә сыйфатлы һәм тәмле сырлар җитештерүчеләр буларак билгеле.
Харисовлар хуҗалыгында 11 савым сыеры асрала. Гаилә терлек азыгын да үзе әзерли, иген игә. Сөттән исә егермедән артык төрле сыр җитештерәләр. Алар арасында моцарелла, буррата, гауда, камамбер, халуми, брынза һәм башка популяр сортлар бар.
– Авылга килеп, җир эшенә чумгач кына үземне чын мәгънәсендә бәхетле итеп тойдым. Җир һәм хезмәт – тормышның нигезе, – ди Динара Харисова.
Сыр ясау белән ул берничә ел элек җитди шөгыльләнә башлый. Моның өчен махсус курслар да үтә. Бүген Харисовларның продукциясе сатып алучылар арасында зур сорау белән файдалана.
– Без бер-беребезнең һәр башлангычын хуплыйбыз. Динара башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә белә, – ди гаилә башлыгы Рөстәм Харисов.
Хуҗалык белән генә чикләнми Динара. Ул кул эшләре белән дә мавыга, үлән чәйләре әзерли, спорт ярышларында катнаша.
Харисовлар гаиләсе – авылда тырыш хезмәт белән үз эшен булдырып, туган җирдә бәхет табарга мөмкин булуын раслаучы матур үрнәкләрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев