Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл яши/ Авылда эш

Авылны уңганнар яшәтә

Ут кебек бер тик тормаса, йоклаганда да “ашыгып” йоклаучы шундыйларның берсе – Балтач авылында гомер итүче Талиповлар гаиләсе.

Автор: Таңсылу Саниева,

«Маяк» газетасы архивыннан, «Авылым уңганнары» сәхифәсе.

Уңганлык – күркәм сыйфат кына түгел, ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт тә. Уңган кешеләргә карап торасың да, шаккатасың. Алар өчен эш, хезмәт – һава кебек кирәк. Шунсыз алар тора да, яши дә алмый. Авырсалар да – хезмәт алар өчен үзенә күрә бер дару.  Ут кебек бер тик тормаса, йоклаганда да “ашыгып” йоклаучы шундыйларның берсе – Балтач авылында гомер итүче Талиповлар гаиләсе.

–Көнебез иртәнге өчтән башланып китә. Малларны ашатасы, сыерларны савасы, аннан сөтне урнаштырасы... Әмма, Аллага шөкер, бер генә тапкыр да “уф” дип әйткәнебез булмады. Гаилә кору белән колхоз тана бирде, шуннан бирле бер көн дә малсыз торганыбыз юк. Аны Чалтаймастан Рәсимә белән икәү җитәкләп алып кайттык. Шулкадәр әйбәт булды, бүгенге малларның барысы да аның нәселе, – ди гаилә башлыгы Рәфис абый.

– Хуҗалыкта мал да тотмагач, авылда нишләмәк кирәк? – дип сүзгә кушыла Рәсимә апа да.

Ихатада бүгенге көндә 12 баш терлек бар. Аларның дүртесе – савым сыеры. Шушы көннәрдә тагын ике таналарының бозаулаганын көтәләр. Әле моның янына дистәләгән кош-корт та асрый гаилә, бакча тутырып яшелчә-җимешен дә үстерәләр.

Мәктәптән соң Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Урсай кызы Рәсимәне  1979 елда юллама белән Балтач авылына җибәрәләр.  Ул гомер буе зоотехник булып эшли. Шуңа мал тоту, аларга булган мәхәббәт аның канына сеңгәндер, мөгаен.

Рәфис абый – Балтач авылы егете. Колхозлар гөрләп торган чакта шофер, аннан баш инженер вазифаларын башкарган булса, бүген, инде лаеклы ялда булуына карамастан, подстанциядә машина йөртә.

– Яшьләр арасында күңел дә яшәрә, эшләргә шуннан көч алам, – ди ул.

Терлек азыгын да алар үзләре әзерли. Берничә ел элек ихатада яңа сарай салу өчен хөкүмәттән 200 мең сум субсидия алганнар.

Сөтне исә чират торып алып бетерәләр икән.

– Сораучылар булса, эремчеген, катыгын ясыйм, каймагын аертам. Яратып, чын күңелдән башкаргач, ару-талуны белгән юк, – ди Рәсимә Талипова.

Гомерләре иңгә-иң куеп, бер-берсенә каратта мәхәббәттә һәм хөрмәттә узган Талиповларның гаилә коруларына да 46 ел булган. Баһадирдай өч ул үстергән гаиләне бала кайгысы да әйләнеп узмый. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән уллары Ранис узган ел каты алышларда батырларча һәлак була. Икенче уллары бүген дә илебез сагында.

– Илебездә тизрәк тынычлык урнашсын да, егетләребез тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар, бөтен теләгебез шул. Бала кайгысы күрергә язмасын, – ди әти белән әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев