Тимергә җан өрүчеләр
Безнең Урманай авылы чал тарихлы Чатыр тау итәгенә урнашкан. Авыл башыннан килеп керүгә үк бизәкле тимер капкалар, төсле коймалар белән уратылган матур йортлар каршы ала. Ә капкаларның хуҗасын ерактан эзлисе түгел. Ул, үзенең гаиләсе белән авылыбызда гомер итүче – Данис Шәйхетдинов.
Роза Галиәхмәтова
Менә шул үзәнлектә һәм тау итәгендә иртә яздан сайраган тургай тавышлары авылыбыз тормышына тагын да ямь өсти. Күп авыллардан аермалы буларак аның урамнары төз, инеш буйлап сузылган. Авыл башыннан килеп керүгә үк бизәкле тимер капкалар, төсле коймалар белән уратылган матур йортлар каршы ала. Ә капкаларның хуҗасын ерактан эзлисе түгел. Ул, үзенең гаиләсе белән авылыбызда гомер итүче – Данис Шәйхетдинов. Хуҗалыкта да, лаеклы ялга чыкканчы, гомер буе эретеп ябыштыручы булып эшләде. Бик сирәкләрнең генә кулыннан килә торган, иң четрекле урыннарны эретеп ябыштыра белгән төгәллеге булганга эш урынында да бик яраттылар үзен.
Аның башкарган эшләрен санап бетергесез. Ул чәчәкле чардуганнар да, су савытлары, тимер мичләр, гөл урнаштыра торган җайланмалар, җәйге ял өчен беседкалар, мангаллар, почта тартмалары, кирәк икән тимердән чәчәкнең үзен дә ясап куя торган оста куллы кеше. Һәрвакыт яңалыкка омтыла, ә аларны каяндыр эзләми, барын да үзе уйлап таба. Дөресен әйткәндә, ювелирлар төгәллеге соралган нәрсәләрне дә бик оста башкара торган һөнәр иясе. Ә тормышта, авыл халкы мөрәҗәгать итәрдәй вак-төяк эшләр дә туып кына тора.
Соңгы елларда әтисенең эшен улы Данил да үзләштерде. “Хәзер миннән дә остарак эшли”, – дип, горурлана Данис. Үзеңнән соң каласы буынга һөнәреңне бөтен нечкәлеге белән тапшыра алгансың икән, моннан да зуррак шатлык юктыр. Үзләренең күңел җылысын биреп эшләгән эшләреннән тәм табып, тирә-юньдәгеләргә күрсәткән ярдәмнәреннән рухи ләззәт алып, күпләр сокланырлык килешеп көн күрүче аталы-уллы Шәйхетдиновлар алар.
Даниска чәчәкләр белән мавыгу бәлки әнисе Зәния ападан бирелгәндер. Ул да бик чәчәкләр ярата иде. Урыны оҗмахта булсын. Аерма бары шунда: Зәния апа күңелендә туган чәчәк рәсемнәрен үз куллары белән ситсыга төшереп берсеннән-берсе матур чигү җепләре белән чиксә; яисә майлы буяу белән өй кыекларын, капкаларны, мунча, келәт ишекләрен бизәсә, яки килен булып төшәсе кызларга көянтә-чиләген чәчәкләр белән бизәп бирсә, Данис аларның барысын да тимердән ясый. Әлбәттә, тимерне төрле формаларга кертү күпкә катлаулырактыр. Ләкин җаен алган булдыклы егетләргә андый эшләр берни тормый.
Илебездә тынычлык булып, мондый уңган, алтын куллы кешеләр булганда авылыбыз көннән-көн матурланыр, төзекләнер дигән өмет белән аларның гаиләсенә бары тик иминлек кенә теләп каласы килә. Ә өмет – кешене яшәтә дә, яшәртә дә ала торган бер сихри көч ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев