Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Сливадан аджика ясыйбыз

Бакчаларда сливаларның өлгергән чагы.

Аннан кайнатма гына ясап була дип уйласагыз, ялгышасыз. Сливадан ит ризыклары янына бик тәмле аджика әзерләп карагыз әле. Аджика өчен 2 кг слива, 200 гр сарымсак, 3 ачы борыч, 4 аш кашыгы томат пастасы, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы кирәк булачак.  Төшләреннән арындырылган сливаны, сарымсакны, ачы борычны иттарткыч аша чыгарабыз да барысын бергә кәстрүлгә салабыз. Әлеге массага тоз, шикәр комы, томат пастасы өстибез дә газга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 20-25 минут пешерәбез. Кайнар аджиканы банкаларга тутырабыз, капкач белән ябабыз.

Айгөл ХӘМИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев