Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырылучы район авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы быел Сарлы авылында уза.
Анда 26 авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсе командасы спортчылары көч сынашачак.
Авыл яшьләре спортның популяр төрләре булган көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, теннис һ.б. белән бер рәттән утын кисү, таяк тарту кебек ярышларда да көч сынашачак.
Нет комментариев