Диспансеризация нәтиҗәсендә Татарстанда 108 меңнән артык авыру ачыкланган
2025 елда профилактика чаралары кысаларында 108 028 авыру ачыкланды, шуларның 85 проценты диспансер күзәтүенә алынган.
Бу саннар арасында яман шешнең 1 524 яңа очрагы да расланган. Тикшерү ке үткән кешеләрнең 20 проценттан артыгы сәламәт булып табылды, һәр 10нчы кешедә исә теге яки бу авыруның куркынычы ачыкланган. Республикада 1,2 миллион кеше диспансер хисабына теркәлгән. Диспансер күзәтүе нәтиҗәсендә 2025 елда 900 меңнән артык кеше медицина хезмәтләре алган. Репродуктив сәламәтлекне бәяләү максатыннан, республикада 450 000 репродуктив яшьтәге кеше, ягъни тиешле яшьтәгеләрнең 32 проценты диспансеризация узган. Сәнәгать диспансеризациясе проектында 72 медицина оешмасы һәм 933 предприятие катнаша. Соңгы ике елда бу проект күләмнәре 2 мәртәбә диярлек арткан. Тикшерелгәннәрнең 10 проценттан артыгы диспансеризациянең икенче этабына җибәрелгән. Татарстанда 27 күчмә мобиль комплекс эшли, шуларның бишесе мобиль поликлиникалар булып тора. Алар югары технологияле медицина үзәкләре белгечләрен авылларга җибәрә. 2025 елда Татарстан авылларында 90 меңнән артык шундый сәфәр оештырылган. Соңгы биш елда мобиль поликлиникалар 775 торак пунктка барып, 190 мең пациентны караган, 25 145 яңа авыру ачыкланган. Мобиль поликлиникаларга еллык килүчеләр саны соңгы биш елда 3,5 тапкыр арткан. Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында, ә репродуктив диспансеризация «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев