Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АФИША

Азнакайлылар Казан шәһәренә зур концерт белән бара

21 сентябрьдә Азнакай районы үзешчәннәре Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә зур концерт белән чыгыш ясаячак.

Әлеге чара “Татарстанның мәдәни башкаласы” дигән конкурс-фестиваль кысаларында уза.

Бу көнне 16.00 сәгатьтән филармония скверында интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Монда һәркем остаханәләр, милли күргәзмәләр белән таныша, төрле мастер-классларда, милли уеннарда катнаша ала. Шунда ук сатуга үзебезнең уңганнарыбыз тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе дә тәкъдим ителәчәк.  Якташларыбызга, кунакларга районның күренекле гаиләләренең шәҗәрәләре, гаилә ядкарьләре белән танышу мөмкинлеге дә тудырылачак.

18.00 сәгатьтә Гаилә елына багышланган бәйрәм концерты була. Анда районыбызның иң яхшы фольклор, хореография, вокаль коллективлары һәм солистлары катнаша. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев