Шигърият һәм җыр моңы бергә чорналган
Азнакайның талантлы каләм иясе, шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гөлчәчәк Садретдинованың иҗат кичәсе узды.
Әлеге чара Мәдәни үзәктә оештырылып, шагыйрәнең иҗатын яратучыларны үзенә җыйды.
Чара барышында район җитәкчеләре, язучылар, иҗатташ дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
«Иҗатыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Азнакаебызда сезнең кебек талантлы шәхесләр булуына сөенәбез, горурланабыз, хөрмәт итәбез. Алга таба да иҗат уңышлары телибез, диде үзенең тәбрикләү сүзендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин».
Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр да шагыйрәнең иҗатына югары бәя бирде. Гомумән бу көнне Гөлчәчәк Садретдинова турында бик күп җылы сүзләр әйтелде, өстәлләр чәчәк бәйләмнәренә күмелде.
Иҗат кичәсе шигърият һәм музыка дөньясын берләштерде. Авторның шигырьләре, җырлары яңгырады. Шулай ук биюләр дә кичәнең матур мизгелләренә әверелде.
Гөлчәчәк Әнәс кызы Садретдинова (Хаҗиева) — 1976 елның 8 мартында Азнакай районының Бүләк авылында дөньяга килгән. Бөгелмә педагогия көллиятендә татар теле һәм башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе белгечлеге буенча белем алган, аннары бухгалтерлык курсларын үзләштергән. Хезмәт юлын “Яланкүл” колхозында бухгалтер буларак башлаган, соңрак пассажир автотранспорты оешмасында эшләгән. 2022 елның мартыннан Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә китапханәче булып хезмәт итә.
Шагыйрә иҗат белән 9 яшендә шөгыльләнә башлаган. Аның беренче язмалары “Ялкын” журналында, “Яшь ленинчы”, “Маяк” гәҗитләрендә басылып чыккан. Төрле елларда дистәгә якын шигъри җыентыклары дөнья күргән. Шигырьләр язу белән беррәттән, проза әсәрләре, очерклар, җыр текстлары да иҗат итә. Нәни дусларыбыз балалар өчен дә җыр текстлары, шигырьләр яза.
Бүгенге көндә Гөлчәчәк Садретдинова “Гөлстан” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. 2024 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүе — иҗатының югары дәрәҗәдә бәяләнүен күрсәтә.
Гөлчәчәк Садретдинова бик күп популяр җырлар авторы, “Болгар радиосы” милли премиясе лауреаты, төрле бәйгеләрдә дә җиңү яулый ул. Шагыйрәнең җырлары танылган җырчылар башкаруында яңгырый. Популяр композиторлар белән иҗади хезмәттәшлек итә. 2021 елда Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды оештырган “Яңа татар җыры” конкурсында аның сүзләренә язылган “Син минем өчен” җыры 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.
Гөлчәчәк Садретдинова үзе дә җырларга ярата, көйләр дә яза. Ире Марат, кызы Әминә белән Азнакай шәһәрендә гомер итә, улы Радик армия сафларында хезмәт итә.
Иҗат кичәсе шагыйрәнең туган ягы өчен генә түгел, бөтен татар әдәбияты өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Гөлчәчәк Садретдинова иҗаты – шигърият һәм музыка дөньясын үзара бәйләүче күпер, ул һәр укучының һәм тыңлаучының күңеленә үтеп керә белә.
Гөлчәчәк Әнәс кызы турында тагын да тулырак “Маяк” газетасының алдагы саннарында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев