Сарлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел башыннан бик күп файдалы һәм кызыклы эшләр белән мәшгуль. Көзге изгелек атнасында Ык елгасы яр буендагы чүп-чарны, һәйкәл янын чистарттык. Өлкәннәргә дә ярдәм итеп, хәлләрен белеп кенә торабыз. 8 нче сыйныф укучылары авыл урамында "Елмаюыңны бүләк ит" акциясе үткәрделәр. Өлкән әби-бабайлар белән аралашып,...
Сарлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел башыннан бик күп файдалы һәм кызыклы эшләр белән мәшгуль. Көзге изгелек атнасында Ык елгасы яр буендагы чүп-чарны, һәйкәл янын чистарттык. Өлкәннәргә дә ярдәм итеп, хәлләрен белеп кенә торабыз. 8 нче сыйныф укучылары авыл урамында "Елмаюыңны бүләк ит" акциясе үткәрделәр. Өлкән әби-бабайлар белән аралашып, аларга смайликлар бүләк иттеләр. Һәр атна авыл базарында мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрне сату да оештырыла.
Минзилә Мөхәммәдиева
Нет комментариев