Россия көне уңаеннан нинди бәйрәм чаралары узачак?
Россия көне уңаеннан халык өч көн - 10, 11, һәм 12 июньдә ял итәчәк. Бәйрәм көнне - 12 июньдә - азнакайлылар, рәхәтләнеп, бәйрәм чараларында күңел ача ала. Программада: - Җиңү паркында "Мин яратам сине, Россия" чарасы - 10.00 сәгатьтә; - Яшьләр паркында асфальтта рәсем бәйгесе, "Туган илем - Россия" квест-уены...
Россия көне уңаеннан халык өч көн - 10, 11, һәм 12 июньдә ял итәчәк. Бәйрәм көнне - 12 июньдә - азнакайлылар, рәхәтләнеп, бәйрәм чараларында күңел ача ала.
Программада:
- Җиңү паркында "Мин яратам сине, Россия" чарасы - 10.00 сәгатьтә;
- Яшьләр паркында асфальтта рәсем бәйгесе, "Туган илем - Россия" квест-уены уздырыла - 14.00 сәгатьтә;
- Гаилә паркында район үзешчәннәре катнашында "Җырлыйм сиңа, Россия" бәйрәм концерты - 18.00 сәгатьтә.
Актүбәдә бәйрәм концерты 12 июньдә 18.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркында узачак.
Бу көнне шулай ук Азнакай туган якны өйрәнү музее да эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев