Азнакайның “Юбилейный” стадионы яңарып, ишекләрен ачты
Бу көннәрдә районыбызда бер-бер артлы истәлекле вакыйгалар булып тора. Әле күптән түгел генә районның һәм "Азнакайнефть" идарәсенең олуг юбилейларын билгеләп уздык, шәһәрдә ике ял паркы сафка басты. Бу якшәмбедә "Юбилейный" стадионы тантаналы төстә ачылды һәм анда 2016 елгы сезонда ирләр командалары арасында футбол буенча республика чемпионатының икенче лигасы узды. Муниципаль...
Бу көннәрдә районыбызда бер-бер артлы истәлекле вакыйгалар булып тора. Әле күптән түгел генә районның һәм "Азнакайнефть" идарәсенең олуг юбилейларын билгеләп уздык, шәһәрдә ике ял паркы сафка басты. Бу якшәмбедә "Юбилейный" стадионы тантаналы төстә ачылды һәм анда 2016 елгы сезонда ирләр командалары арасында футбол буенча республика чемпионатының икенче лигасы узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин заман таләпләренә туры китереп капиталь ремонтланган һәм өр-яңа төсмер алган спорт мәйданы өчен нефтьчеләргә зур рәхмәтен белдерде.
Бу көнне Азнакай, Чирмешән, Лениногорск һәм Чистай командалары ярышты. Азнакайлылар чирмешәнлеләрне 2:0 исәбе белән җиңсәләр, чистайлылар белән уен 1:1 исәбе белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев