Азнакайга Николай Валуев килә
Физик культураны һәм спортны үстерүгә районда зур игътибар бирелә, заманча объектлар төзелә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган бик күп чаралар уздырыла. Шундый зур спорт ярышларының чираттагысы Актүбәдә "Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 10 сентябрьдә 10 сәгатьтә узачак. Биредә Актүбә эшчеләр бистәсенең 60 еллыгы уңаеннан бокс һәм кикбоксинг буенча ачык...
Физик культураны һәм спортны үстерүгә районда зур игътибар бирелә, заманча объектлар төзелә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган бик күп чаралар уздырыла. Шундый зур спорт ярышларының чираттагысы Актүбәдә "Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 10 сентябрьдә 10 сәгатьтә узачак. Биредә Актүбә эшчеләр бистәсенең 60 еллыгы уңаеннан бокс һәм кикбоксинг буенча ачык республика турниры оештырыла. Турнирның мәртәбәле кунагы буларак, бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев чакырулы. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев