Азнакайда ишек алды бәйрәме кече Сабантуйны хәтерләтте
Ишек алды бәйрәме күңел ачу чарасы гына түгел Районыбызның һәм нефтьчеләрнең олуг юбилейларыннан соң шәһәребездә кабат урам бәйрәмнәре яңарды. Күңел ачудан бигрәк, ул халык белән хакимият арасында турыдан-туры элемтә чарасы булып тора. Бу дүшәмбедә Төзүчеләр урамындагы 18 һәм Нефтьчеләр урамындагы 5 нче йорт ишек алды кече Сабантуйны хәтерләтте. Бала-чага өчен...
Ишек алды бәйрәме күңел ачу чарасы гына түгел
Районыбызның һәм нефтьчеләрнең олуг юбилейларыннан соң шәһәребездә кабат урам бәйрәмнәре яңарды. Күңел ачудан бигрәк, ул халык белән хакимият арасында турыдан-туры элемтә чарасы булып тора.
Бу дүшәмбедә Төзүчеләр урамындагы 18 һәм Нефтьчеләр урамындагы 5 нче йорт ишек алды кече Сабантуйны хәтерләтте. Бала-чага өчен сикерергә батуты да, тамак ялгар өчен тәм-том, шашлык сату да, мили уеннар да оештырылган. Кул эшләре, аш-су күргәзмәләре исә биредә тырыш, булган, уңган кешеләр яшәве турында сөйли иде.
Кварталның юбилярларына, активистларына муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Шәһәребездә ишек алды бәйрәме кебек күркәм традиция яшәп килә. Монда булган проблемалар, аларны хәл итү юллары хакында сөйләшәбез. Сез Азнакай дип яшисез, аны төзүгә зур өлешегезне керткәнсез. Без сезнең эшләрне югалтмыйча, дәвам итәбез, Азнакайны тагын да матурлау өчен бар көчебезне куябыз, - диде Марсель Шәйдуллин өлкән буынга рәхмәт сүзләрен ирешетереп. - Башкарылган эшләр күп, әммма тормыш дәвам итә, шуңа күрә алда яңадан-яңа бурычлар калка һәм аларны да бергәләп башкарырбыз.
Азнакайлылар хәзер кайда ял итәргә, эштән соң вакытны ничек уздырырга дип баш ватмыйлар. Татарстан мәйданындагы фонтан, Ишкәев исемендәге ял паркы, Яшьләр паркы, кварталлардагы спорт мәйданчыклары һич буш тормый. Быел Кара Елга буе танымаслык булып үзгәрде, Гаилә, Игелеклелек парклары сафка басты. Район башлыгы төзегән әлеге әйберләрне саклап, кадерләп тотарга чакырды.
Ул шулай ук урып-җыюның барышы, авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар белән дә таныштырды. Шәһәр халкы өчен бусы да бик мөһим, чөнки табыннарның муллыгы нәкъ менә игенчеләребез, терлекчеләребезнең тырыш хезмәтенә бәйле.
- Мин 1959 елдан бирле биредә яшим. Райондагы уңай үзгәрешләргә сөенеп туя алмыйм. Йортларыбыз төзек, фатирларыбыз җылы, ишек алларыбыз, подъездларыбыз чиста. Юллар ремонтлана, күпме социаль объектлар калка, - ди кварталның иң актив кешесе, заманында нефть кудыру станциясе җитәкчесе булып эшләгән Наил ага Басариев.
50 ел бергә матур гомер кичергән Зилә һәм Юрий Газизовлар да тормыштан зарланмыйлар. Ә гаилә бәхетенең серен алар бер-береңә юл куюда, сабыр булуда күрәләр.
- Хатын сүзен тыңларга кирәк, хатыннар начарлыкка әйтми, - дип уенын-чынын бергә кушып шаяртып та алды Юрий Харис улы.
«Универсал» торак милекчеләре ширкәте рәисе Элеонора Алчина белдерүенчә, бу кварталда барлыгы 72 йорт, 231 подъезд исәпләнә.
- Вакытында ремонтын ясап, җыештырып-чистартып, ватылган әйберләрне төзәтеп торабыз. Халык эшебездән кәнәгать, - ди ул.
Бәйрәмне оештыруга да зур көч куйганнар. Кул эшләре, аш-су күргәзмәсе бәйгеләрендә, уеннарда катнашучылар да бүләксез калмады.
Күрше хәлен күрше белми торган ашыгыч заманда яшибез. Ә мондый чаралар бер-берең белән аралашу, танышу өчен дә бик кулай. Конкурска чигелгән картиналарын алып чыккан Әдрәнә Хәбипова эшләре моңа кадәр якыннарын гына сөендергән булса, хәзер аларны барча тирә-як күреп сокланды.
- Пенсиягә чыккач, җанга ял булыр дип тотынган идем. Эшемне балаларга, оныкларга бүләк итәм, алар бик ошаталар. Өйдә картиналарым күп, - ди Әдрәнә апа.
Әлбәттә, кайсы гына бәйрәм җыр-моңнарсыз узар икән! Төзүчеләр һәм Нефтьчеләр урамында яшәүчеләр бу көнне танылган «Квартет» төркеменең ялкынлы чыгышын тыңлап күңелләренә ял һәм ләззәт алдылар.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев