ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай пенсионерлары елларга сер бирмиләр

"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә барлык чаралар кызыклы уза. Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева үткәргән "Еллар безгә берни түгел" дигән бәйрәм дә һәркемнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды. Бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучылар уртача 75 яшьтә. Аларның тормышны сөюләренә, уеннарда катнашырга ашкынып торуларына сокланмый мөмкин түгел. Аркан тартышуда, боҗра киеп парлап йөгерүдә, туп...

"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә барлык чаралар кызыклы уза.

Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева үткәргән "Еллар безгә берни түгел" дигән бәйрәм дә һәркемнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды.

Бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучылар уртача 75 яшьтә. Аларның тормышны сөюләренә, уеннарда катнашырга ашкынып торуларына сокланмый мөмкин түгел.

Аркан тартышуда, боҗра киеп парлап йөгерүдә, туп белән эстафетада җитезлекләренә көнләшергә генә калды. Ә уеннар арасында артист булып, кем җырлап, кем үзе язган шигырен сөйләп, бәйрәмне тагын да ямьләделәр


Азнакай пенсионерлары елларга сер бирмиләр

Нет комментариев