Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь инспекторлар Азнакай шоферларына махсус белешмәләр таратты

Соңгы елларда районда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. -Балаларны кечкенәдән үк юлда хәрәкәт итү кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Бала чакта алган белем...

Соңгы елларда районда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

-Балаларны кечкенәдән үк юлда хәрәкәт итү кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана, - ди «БДД программаларын финанслау буенча дирекция» филиалы начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина.

Бу юнәлештә белем бирү учреждениеләрендә нәтиҗәле эш алып барыла. Узган атнада шәһәрнең 15 нче "Алтын балык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, гимназиянең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары профилактик акциягә чыгып, машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга өндәделәр, төрле белешмәләр тараттылар. Акция барышында ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга, яктылык кайтаргыч җайланмалар тагып йөрергә чакырды.

Фото www.aznakaevo-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Яшь инспекторлар Азнакай шоферларына махсус белешмәләр таратты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь инспекторлар Азнакай шоферларына махсус белешмәләр таратты