Азнакай боксчылары Оренбургтан медальләр белән кайтты
СПОРТ

Азнакай боксчылары Оренбургтан медальләр белән кайтты

Оренбург шәһәрендә 2010-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Владимир Чернышев истәлегенә багышланган бокс буенча төбәкара ярышлар узды.

Ярышларга Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән 155 спортчы җыелган. Алар арасында Азнакай шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде.

Киеренке көрәштә Азнакай боксчысы Карина Сабирова 54 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны алды. Эмиль Якупов (75 кг) һәм Илназ Хаҗиев (80+ кг) бронза медальләргә лаек булды.

Спортчыларның тренер-укытучылары — Равил Йосыпов.


Нет комментариев