Азнакайда алдынгы игенчеләргә сертификатлар тапшырылды
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакайда алдынгы игенчеләргә сертификатлар тапшырылды

Азнакай районында кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен акчалата сертификатлар белән бүләкләү матур традициягә әйләнде.

Бу атнада “Союз-Агро” җәмгыятенең алдынгыларын хөрмәтләделәр. 

Район башлыгы Айдар Шәмсетдинов игенчеләргә рәхмәт белдерде, хезмәт шартлары белән кызыксынды. 

Чәчү эшләрен дә вакытында төгәлләдегез, уракны да тиз тоттыгыз. Көнне төнгә ялгап хезмәт куйган авыл хуҗалыгы алдынгыларына рәхмәт,

– диде ул. 

Соңыннан 23 комбайнчыга район башлыгы исеменнән акчалата сертификатлар тапшырылды. 

Хуҗалык басуларында кукуруз уңышы яхшы: һәр гектардан уртача 78 центнер җыеп алалар. 

Техник культуралардан киндерне генә алып бетерәсе калды, ул да тәмамлануга бара. Егетләрнең кәефе яхшы, барысы да тәҗрибәле, хуҗалыкның тоткасы булып тора,

– ди "Союз-Агро"ның Актүбә төбәк җитештерү комплексы җитәкчесе Илнар Тимирбаев.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов әйтүенчә, игенчеләргә 600 гектардан артык мәйданда бөртеккә кукуруз һәм 5 мең гектарда көнбагыш суктырып аласы бар. 

Фото: район Советының матбугат хезмәте


Нет комментариев