Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә «Кечкенәләр һәм кыюлар өчен картинг» («Картинг для юных и отважных») проекты кысаларында «Автоспортка беренче адым – картинг» дигән мастер-класс узды.
Әлеге чара тизлек сөюче яшүсмерләрне һәм аларның әти-әниләрен бер мәйданга җыйды. Катнашучылар картингның үзенчәлекләре белән таныштылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм беренче тапкыр карт руле артына утырып карадылар.
Азнакай Балалар иҗаты үзәге 2022 елдан бирле «Татнефть» нең «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында катнаша. Быел без «Кечкенәләр һәм кыюлар өчен картинг» проекты белән грант оттык. Әлеге ярдәм белән кечкенәләр өчен «Микро» һәм «Мини» класслары ачылды.
Мастер-классның беренче өлеше куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланды. Өстәмә белем бирү педагогы Ринат Җиһаншин балаларга шлем, комбинезон, перчаткаларның ни өчен кирәклеген һәм аларның пилотны ничек саклавын аңлатты. Аннары катнашучылар картның төзелеше белән таныштылар.
Практик өлештә яшь картингчылар башта төп күнекмәләрне ныгыттылар, аннары трассага чыктылар.
Азнакайда картинг хәрәкәте бигрәк тә малайлар арасында актуаль юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта. Укучыларны машина йөртү генә түгел, картларны җыю, ремонтлау да кызыксындыра. Быел да грант ярдәме картинг белән шөгыльләнүче балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачты, үзәкнең матди-техник базасын тулыландырырга ярдәм итте. Техник спортны үстерергә ярдәм иткәннәре өчен «Татнефть» җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез,
– диде шәһәр Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Раушания Хәсәнова.
Нет комментариев