Яшь инспекторлар Азнакай шоферларына махсус белешмәләр таратты
Соңгы елларда районда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
-Балаларны кечкенәдән үк юлда хәрәкәт итү кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Бала чакта алган белем...