Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә юл хәрәкәте иминлеге буенча «Давай дружить, дорога!» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Катнашучылар юл кагыйдәләрен үтәү, юлда сак булу һәм балалар иминлеге темаларын иҗади чыгышлар аша ачты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Азнакай шәһәренең 6 нчы мәктәбе агитбригадасы яулады. Икенче урын Урсай авылы мәктәбе командасына бирелде. Сарлы авылы мәктәбе агитбригадасы өченче урынны алды.
Азнакайның 3нче мәктәбе һәм Урманай авылы мәктәбе агитбригадалары актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.
Мондый конкурслар балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарын арттырырга, аларны юлда җаваплы һәм сак булырга өйрәтергә ярдәм итә,
– ди «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина.
Ул шулай ук барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев