30 октябрьдә Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары сайлаучылар белән очрашачак.
Бердәм кабул итү көнендә Азнакай шәһәр Советы депутатлары халыкны шәһәрдәге сайлау округлары үзәкләрендә, ә район Советы депутатлары авыл җирлекләренең административ үзәкләрендә кабул итәчәк.
Кабул итү вакыты – 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Тулырак мәгълүмат белән Азнакай муниципаль районының рәсми сайтында (aznakayevo.tatarstan.ru) “Район турында. Җирле үзидарә органнары. Депутатлар” бүлегендә танышырга була.
Нет комментариев