Менделеевск шәһәрендә авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Ибраһим Галимов һәм физик культураның атказанган хезмәткәре Минхалит Гыйльманов истәлегенә билбау көрәше буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтенроссия ярышлары үткәрелде.
Россиянең 24 төбәгеннән килгән 120 спортчы катнашкан ярышларда Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә уңышлы чыгыш ясады.
Ярышларда классик стильдә 57 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Рияз Вәлиев беренче урынны яулады. Ирекле стильдә 58 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Риана Шәрафетдинова икенче урынга чыкты.
Спортчыларның тренерлары — Зөлфия Гардиева һәм Айрат Миңнегалиев.
Нет комментариев