Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) отрядларының «На старт, внимание: безопасность!» дип аталган старт җыены узды.
Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина. ЮХИДИ бүлекчәсе белгече Миләүшә Гейсаддинова катнашты.
Җыенда узган уку елында ЮИД отрядлары башкарган эшләргә йомгак ясалды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чараларны оештыруда югары нәтиҗәләр күрсәткән һәм актив эшләгән отряд җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Яңа уку елына өстенлекле юнәлешләр билгеләнде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату һәм балалар арасында иминлек культурасын формалаштыру чараларын киңәйтү бурычлары куелды.
Нет комментариев