Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәй авылында әфганчы авылдашларын хөрмәтләделәр

​​​​​​​Сәпәй авылы мәдәният йортында «Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек» дигән кичә узды. Анда Әфган сугышын кичкән авылдашлары Рәфис Сәлахов, Ришат, Дамир Хөсәиновлар, Рамил Әхмәдиев, Ришат Миңнеханов, Изаил Нигъмәтуллин, Айрат Кашапов катнашты. Алар әрнүле һәм йөрәк өзгеч хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Әфганистаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу белән тәбрикләп, авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук матбугат ветераны Әсгать Сәгытдинов, егетләрнең укытучысы Гүзәлия Закирова, озак еллар мәдәният йорты директоры булып эшләгән Нәзирә Солтанова, әфганчы егетләрнең әниләре чыгышлары да җылы теләкләргә бай булды.

Кичә истәлекләр, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды һәм түгәрәк өстәл артында чәй табыны белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев