Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәкинә һәм Гайсә Шәрәфиевләр: 55 – ул тормыш куйган ике “бишле”

Аулак өйдә кызлар тыныч кына авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чигү чигеп, бияләй-оекбаш бәйләп утырганда, ишек шакыган тавышка: "Егетләр!" - дип, йөрәкләре дөртләп куя. Һич ялгышмаганнар, бусагада ике баһадир пәйда булгач, йөзләргә елмаю куна, телләр сандугачтай сайрарга тотына. Җитмәсә, берсе Каенлы Күлнеке түгел! "Кемне сайлар икән?" - дип, эчтән һәрберсе өмет тулы...

Аулак өйдә кызлар тыныч кына авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чигү чигеп, бияләй-оекбаш бәйләп утырганда, ишек шакыган тавышка: "Егетләр!" - дип, йөрәкләре дөртләп куя. Һич ялгышмаганнар, бусагада ике баһадир пәйда булгач, йөзләргә елмаю куна, телләр сандугачтай сайрарга тотына.

Җитмәсә, берсе Каенлы Күлнеке түгел! "Кемне сайлар икән?" - дип, эчтән һәрберсе өмет тулы күзләре белән аңа карагандыр. Ә ул ишектән керә-керешкә күңеленә Сәкинә атлы чибәркәйне салып куйган икән. Аулак өйдән соң озатып куеп, озак кына капка төбендә кертми дә торган кызны. Армиядән яңа кайткан Чалпы егете Гайсәнең тормышына Сәкинә әнә шулай килеп керә. Бөгелмәгә ФЗОга укырга дип бармаган һәм кайтышлый Каенлы Күлгә (хәзер инде ул авыл юк) туганы Фаелның хәлен белергә кермәгән булса, бәлки язмыш аларны очраштырмаган да булыр иде. Кем белә...

Сәкинә Гайсә белән мәктәптә укыганда ук читтән таныш дип әйтсәң дә була. Партадашы Ясир армиядәге абыйсы фотосүрәтен күрсәткәндә: "Сиңа насыйп яр булыр әле", - дип әйтеп куя кызга. Әллә юравы фәрештәләрнең: "Амин!" - дигән чагына туры килгән тагын!

Ун чакрым араны җәяү дә, велосипедта да килеп-китеп йөри егет. Өч ел очрашканнан соң юллары аерылып та ала, әмма көннәрдән бер көнне Гайсә кабат Сәкинәләр ишеген шакый.

- Чит җирләргә китсәм дә, сине оныта алмадым, сиңа килдем, - дип кызга мәхәббәтен аңалата.

Ике-өч көннән кулын сорарга да җибәрә.

- Әти сугышта һәлак булды, аны хәтерләмим дә. Әни риза булды, - дип искә ала ул чакларны Сәкинә апа.

1959 елда Чалпы авылына килен булып төшә ул. Лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында эшли, тәмле-тәмле ашлар пешерә. Ә Гайсә абый "Эконом" колхозының тырыш механизаторы була.

Менә шул кушылудан башка беркайчан да аерылмыйча, 55 ел бергә алар.

- Бик бәхетле яшибез. Гайсә вакчыл булмады. "Акчаны кая куясың?" - дип тә төпченмәде, кешене чәйгә чакырсам да каршы төшмәде. Аллага шөкер, ишегебез һәркем өчен ачык, - ди Сәкинә апа.

Балалар да һәр юлаучының кунак булып китүенә күнегеп беткән. Үзләре дә, әти-әниләре кебек, ачык, киң күңеллеләр. Ике кызларына кияүләрне дә, улларына киленне дә пар итеп яраткан Ходай.

- Балалардан уңдык, бик ярдәмчелләр, - ди Гайсә ага.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип белми әйтмәгәннәр инде аны. Ныклы, ипле, бер-берсен хөрмәтләп яшәүче гаиләдә наз һәм мәхәббәт тоеп үсә Гүзәл, Ландыш, Римаз.

- Әти-әни безгә һәр яктан үрнәк. Башта безне аякка бастыру өчен зур көч куйдылар, инде оныкларына, оныкчыкларына ярдәм итәргә тырышалар, - ди алар.

Өчесе дә гаиләләре белән Азнакайда яшиләр, гаять туган җанлыклылар. Гүзәл, иң зурысы буларак, әниләреннән кала төп киңәшче. Ул - "Азтрубстрой" җәмгыятендә бүлек начальнигы. Ландыш Шәрәфиеваны исә күбрәк район-шәһәр Мәдәният йорты директоры итеп түгел, җырчы-композитор итеп беләләр. Римазлары - нефть тармагында.

- Бездән дә бәхетле кеше юк кебек, - диләр Сәкинә һәм Гайсә Шәрәфиевләр.

Шулай булмыйча, балалар бәхете - ата-ананың иң зур бәхете инде ул. Аларның икесенә дә әти назы күрмичә үсәргә туры килә. Сугыш салган ятимлек ачысы бүген дә бәгырьләрен телә.

- Сагынып карарга фотосүрәтләре генә дә калмаган! - диләр. Шуңа күрә алар балаларына тигез тормыш, ил-көнгә тынычлык телиләр.

- Бик рәхәт заманда яшибез. "Маяк" газетасы аша райондагы үзгәрешләрне укып-белеп барабыз, шундый зур эшләр башкарылуга куанабыз, - дип олуг юбилейлары белән тәбрикләргә килгән район җитәкчеләренә рәхмәтләрен дә әйттеләр.

Гайсә ага шушы көннәрдә 80 яшен тутырды. Алар әле Сәкинә апа белән һаман да елларга сер бирмәскә тырышалар. Ихатада казлар каңгылдаша, тавыклар йөгереп йөри. Туган йорт җылысын саклап, әле тагын озак еллар аларга балаларын, оныкларын шулай кочак җәеп каршы алырга язсын!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәкинә һәм Гайсә Шәрәфиевләр: 55 – ул тормыш куйган ике “бишле”