Сәкинә һәм Гайсә Шәрәфиевләр: 55 – ул тормыш куйган ике “бишле”
Аулак өйдә кызлар тыныч кына авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чигү чигеп, бияләй-оекбаш бәйләп утырганда, ишек шакыган тавышка: "Егетләр!" - дип, йөрәкләре дөртләп куя. Һич ялгышмаганнар, бусагада ике баһадир пәйда булгач, йөзләргә елмаю куна, телләр сандугачтай сайрарга тотына.
Җитмәсә, берсе Каенлы Күлнеке түгел! "Кемне сайлар икән?" - дип, эчтән һәрберсе өмет тулы...