Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кошчыклар матур җимлекләрдә сыйланалар

«Тук-тук!» - килгән тавышка күз салсам, тәрәз каршындагы юкәдә тукран тукылдап утыра икән. Кышкы салкын аларны да урманнан шәһәргә - кешеләр яши торган җиргә куып китергән. Нәни җан ияләре бездән мәрхәмәт, ярдәм өмет итә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аларга берсеннән-берсе матур җимлекләр ясап эленгән. Укучылар туган ягыбызда кышларга калучы кошларны ел...

«Тук-тук!» - килгән тавышка күз салсам, тәрәз каршындагы юкәдә тукран тукылдап утыра икән. Кышкы салкын аларны да урманнан шәһәргә - кешеләр яши торган җиргә куып китергән. Нәни җан ияләре бездән мәрхәмәт, ярдәм өмет итә.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аларга берсеннән-берсе матур җимлекләр ясап эленгән. Укучылар туган ягыбызда кышларга калучы кошларны ел да шулай ипи валчыклары, ярмалар белән сыйлыйлар.

- 25 гыйнвардан мәктәпләрдә география, биология фәннәре атналыгы башланды. Укытучылар үз эш планнарына кошларга җимлекләр ясауны, конкурслар үткәрүне дә керткәннәр. Без балаларда шулай табигатькә мәхәббәт, кече туганнарыбызга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләргә тырышабыз. Кайгыртучанлык та нәкъ менә шундый нәни адымнардан башлана, - ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.

Ә язга таба агач башларына балалар кулы белән ясалган сыерчык оялары менеп кунаклар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошчыклар матур җимлекләрдә сыйланалар