Кошчыклар матур җимлекләрдә сыйланалар
«Тук-тук!» - килгән тавышка күз салсам, тәрәз каршындагы юкәдә тукран тукылдап утыра икән. Кышкы салкын аларны да урманнан шәһәргә - кешеләр яши торган җиргә куып китергән. Нәни җан ияләре бездән мәрхәмәт, ярдәм өмет итә.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аларга берсеннән-берсе матур җимлекләр ясап эленгән. Укучылар туган ягыбызда кышларга калучы кошларны ел...