Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәнис Усмановны 55-яшьлек юбилее белән котлыйлар

Без күп еллар, 1961 елдан Азнакайда яшәп, эшләп, тормыш иттек. Иптәшем Усманов Фәрәсәт Газиз улы төзүче, сварщик булып эшләде. Мин дә шулай ук "Азнакайнефть" идарәсенең ЖКХсында, АПТС та эшләп пенсиягә чыктым. Улыбыз туып, укып, эшләп, армия хезмәтендә булып кайтты. Әле дә эшли. Улым Усманов Фәнис Фәрәсәт улының 23 ноябрьдә 55...

Без күп еллар, 1961 елдан Азнакайда яшәп, эшләп, тормыш иттек.

Иптәшем Усманов Фәрәсәт Газиз улы төзүче, сварщик булып эшләде. Мин дә шулай ук "Азнакайнефть" идарәсенең ЖКХсында, АПТС та эшләп пенсиягә чыктым.

Улыбыз туып, укып, эшләп, армия хезмәтендә булып кайтты. Әле дә эшли.

Улым Усманов Фәнис Фәрәсәт улының 23 ноябрьдә 55 яше тулды. Киленем Роза Сәбихулла кызы белән туган көннәре якын. Алар 26 ел матур гына тормыш итәләр. Аларны хөрмәтләп шигырь юллары белән котлыйм.

Юбилеең белән котлап сине,

Мин телимен сезгә ак бәхет.

Киләчәгең матур, якты булсын,

Шатлык юлдаш булсын һәрвакыт.

Күңелеңнең якты кояш назы,

Бәхет нуры һич тә китмәсен.

Шат елмаеп, каршы ал син, улым,

Гомереңнең һәрбер иртәсен.

Йөрәгеңнән чыккан яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Якты таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Сезгә, балаларым! Изге теләкләр телим.

Әниегез Усманова Дамира

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәнис Усмановны 55яшьлек юбилее белән котлыйлар